XI Казан халыкара мөселман кинофестивале ачылырга санаулы көннәр калып бара. Атна дәвамында конкурс программасына һәм конкурстан тыш программага кертелгән фильмнар шәһәрнең берничә театрында барачак. Фестивальне ачу һәм ябу тантаналары Камал театры сәхнәсендә узачак.
Кинофорум төрек режиссеры Хәсән Кырачның «Йөрәкләр кушылганда» картинасы белән ачыла. Фестиваль программасын тамашачылар тарафыннан көтеп алынган «Ак чәчәкләр» фильмы тәмамлый. Режиссер Ринат Әюпов аны Габдрахман Әбсәләмовның «Ак чәчәкләр» әсәре юбилеена, Әдәбият елына багышлап төшергән. Фильм 10 сентябрьдә «Родина» кинотеатрында экранга чыга.
http://kazan-mfmk.com/archives/4332
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте