Хөрмәтле журналистлар!
Сезне XI Казан халыкара мөселман кинофестиваленең сайлап алу комиссиясе вәкилләре катнашуында матбугат конференциясенә чакырабыз. 4 сентябрьдә 14.00дә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында уздырыла (Пушкин урамы, 66/33, 4 катта).
Матбугат конференциясендә катнашучылар конкурс һәм конкурстан тыш программага кертелгән фильмнарның аеруча игътибарга лаеклылары турында сөйләячәкләр.
- Сергей Лаврентьев, кино белгече, кино тәнкыйтьчесе, фестивальнең сайлап алу комиссиясе (алга таба – комиссия) рәисе;
- Алексей Барыкин, режиссер, комиссия әгъзасы;
- Альбина Нәфыйгова, фестивальнең арт-директоры, параллель программалар кураторы.
89272400017
89274128275
89372850121
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте