Казанда IV Халыкара яһүд музыкасы фестивале ачыла

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе

3 сентябрьдә Казанда  IV Халыкара яһүд музыкасы фестивале ачыла  

Тантананы ачу концерты open air форматында Профсоюз урамында  (Казан синагогасы каршында) сәгать көндезге өчтә була.

Күренекле  җырчы Ханан Йовель  (Израил) Татарстанда  IV Халыкара яһүд музыкасы фестивалендә чыгыш ясаячак. Аның җырларын 3 сентябрьдә фестивальне ачу концертында (Профсоюз урамы) һәм 6 сентябрьдә йомгаклау концертында   («Уникс») ишетергә була.  

Израильдән тагын бер кунак –  «Gefilte Drive» коллективы  «акылга сыймаслык телләр катнашмасында» (рус, украин, идиш, инглиз телләре) модерн клезмер музыкасын башкарачак.  

Татарстаннан фестивальдә «Tatarica»  оркестры, «Симха»  клезмер ансамбле,  «Казан егетләре» төркеме катнаша.

 Пресс-релиз

Хөрмәтле журналистлар!

Сезне фестивальне ачу концертына чакырабыз. Гаризалар  zhanna2801@yandex.ru эл. адресына кабул ителә (Жанна Мельникова, 89274128275).

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International