Бүген Яңа Чишмә районының Яңа Иванаево авылында күпфункцияле мәдәни үзәк ачылды.
Бу бинада авыл клубы һәм китапханә урнашкан. Үзәкнең тамашачылар залы күп функция үтәүгә каралаган – ул спорт залы итеп тә үзгәртелә ала.
Үзәкне ачуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин катнашты. Үзәк директорына ул 100 меңгә сертификат тапшырды.