3 сентябрьдә көндезге сәгать өчтә Оренбург тарих-туган якны өйрәнү музее һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондында сакланучы экспонатлардан төзелгән «Рус гыйсьяны һәм көчледән-көчле мәхәббәт» дигән күргәзмә ачыла.
Күргәзмә өч бүлектән тора. Аның беренчесендә Оренбург крае тарихы яктыртыла. Икенчесендә Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы вакыйгалары турында мәгълүмат бирә торган экспонатлар куела.
Өченче бүлектә А.С. Пушкинның 1833 елда Оренбург краена сәяхәте яктыртыла. Шушында ук Александр Прошкинның шагыйрьнең 200 еллыгы уңаеннан төшерелгән «Рус гыйсьяны» (1999) фильмы тарихы, аңа реквизитлар: ату кораллары һәм салкын корал, туплар, патша тәхете, иске дини йоланы тотучыларның байраклары, Емельян Пугачевның, Урал казаклары, XVIII гасырның 70 елларындагы рус армиясе солдат һәм офицерлары киемнәре һ.б.
8(85557)7-89-38
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте