Милләтара мөнәсәбәтләр торышын мониторинглау өчен Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык тарафыннан ашыгыч линия ачылды

2015 елның 28 августы, җомга

Милләтара мөнәсәбәтләр торышы мониторингын уздыру максатларында дәүләт һәм муниципаль органнар тарафыннан эшчәнлекләрен башкарганда төрле милләт вәкилләренә карата дискриминация очракларын булдырмау өчен  Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык тарафыннан ашыгыч линия ачылды (электрон почта адресы monitoring@fadn.gov.ru.).  Милләтара һәм динара низагларны булдырмау максатларында  халыктан 112 номерына ашыгыч хәбәрләр кабул ителә.

- «Экстремизм. Дини һәм милли җирлектә низаглар» бүлегендә Татарстан Республикасы  дәүләт мәгълүмат системасында «Халык контроле» бүлегенә хәбәрләр юлларга мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International