Зәй районының Иске Тукмак авылында бәйрәм

2015 елның 28 августы, җомга

27 августта Зәй районының Иске Тукмак авылында бәйрәм була. Авылга яңа юл салынды, йортларга чиста су кертелде, күпфункцияле үзәк ачылды. Болар барысы да районның республика программаларында катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды.  

Бу авыл янына 1961 елның 9 мартында  Чернушка кушаматлы эт утырган космик аппарат төште.

Күпфункцияле үзәктә авыл клубы, китапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты урнашкан.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International