Казанда ачык һавада бишенче «Казан көзе» халыкара опера фестивале узачак

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

30 августа Казансуның Кремль диварлары янындагы ярында – Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда бишенче «Казан көзе» халыкара опера фестивале узачак. Анда  Женева халыкара музыка конкурсы җиңүчесе, опера җырчысы - Полина Пастирчак, Мария театры солисты  Сергей Скороходов һәм Зур театр солисты Андрей Жилиховский катнаша. «Казан көзе» программасында - ОПЕРЕТТА ГАЛА. Анда  Кальман, Легар, Штраус, Лоун оперетталарыннан популяр арияләр һәм кайбер өзекләр кергән.

http://www.tatarstan-symphony.com/

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International