27 августта - Россия киносы көнендә - Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм министрлык коллективы Татарстан Республикасы Атказанган мәдәният хезмәткәре Зөфәр Бохараевны 70 еллык юбилее белән тәбрикләде. Ул юбилярның милли кинематограф үсешенә керткән өлешен югары бәяләде, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте