XI Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында VII Казан халыкара һәвәскәрләр һәм яшьләр киносы фестивале уза

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе
Сентябрьнең 4еннән алып 6сына кадәр XI Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында VII Казан халыкара һәвәскәрләр һәм яшьләр киносы фестивале уза.

Фестивальгә бөтен Россиядән йөзгә якын эш килде.  Конкурс уен фильмы, документаль фильм, анимация фильмы, видеоклип һәм балалар проекты дигән 5 номинациядә уза. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.  Фестивальнең төп бүләге – дәүләт ярдәме белән дебют фильмы төшерү.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International