Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның Россия киносы көне уңаеннан тәбрикләве

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле кинематографистлар, кино тармагы хезмәткәрләре һәм  ветераннары!

Кадерле дуслар!

Сезне чын йөрәктән һөнәри бәйрәмегез Россия киносы көне уңаеннан тәбрик итәм. Бу көнне миллионлаган тамашачылар да үз бәйрәме дип саный, чөнки кинематограф – аларның гомерлек тугрылыклы юлдашы, киңәшчесе, күңел юанычы. Кино дигән могҗизаны көчле энергиягез, талантыгыз һәм тырыш хезмәтегез белән сез  тудырасыз.

Илебез кинематографы хәзер актив үсештә, ул тамашачыларның зәвыгы төрле булуын игътибар үзәгенә алып эшли. Әмма иң әһәмиятлесе – безнең кино янәдән ватанпәрвәрлек хисе уятуда, әхлакый тәрбия бирүдә нәтиҗәле чарага әйләнә бара. Шул яктан караганда, мәдәни традицияләрнең үзенчәлеге һәм күптөрлелеген чагылдыручы, туган җиргә мәхәббәт, күпмилләтле Татарстан халкының үткәне һәм бүгенгесе белән горурлану төп эчтәлеген тәшкил иткән Татарстан кинематографының  кызыксындыру көче  дә көннән-көн арта.    

Дәүләт ярдәме күрсәтү республикада кино тармагының тизрәк үсешенә этәргеч бирде. Бүгенге көндә кино төшерү белән егермедән артык оешма шөгыльләнә,  кино сәнгате мөрәҗәгать итә торган темалар даирәсе киңәя, эчтәлеккә зур игътибар бирелә. Танылган осталар белән беррәттән, кинематографистларның яшь буыны да Татарстан киносы абруен күтәрүгә хезмәт итә: аларның фильмнары дәрәҗәле киносмотрларда уңыш казана, тамашачыларны ныграк җәлеп итә.

Казан халыкара мөселман кинофестивале уздырыла башлаганга дистә елдан артып китте. Ул хәзер төрле илләр кинематографистлары күрешеп-сөйләшә, фикер алыша, тәҗрибә алмаша торган мәйданчыкка әверелде.  Быел Казан кинофестиваленең Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов рәислегендәге «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чаралар планына кертелүе очраклы түгел.  Республикада  дәүләтнеке булмаган 18 кинотеатр эшли,  алар ел саен 3 миллионнан артык тамашачыга хезмәт күрсәтә. Авыл җирендә кино күрсәтү сыйфаты яхшыра бара. Аерым алганда, «Авыл клублары» республика программасы нигезендә төзелгән күпфункцияле үзәкләрне заманча кино күрсәтү җайланмалары белән җиһазландыру эше дәвам итә.

Һөнәрләренә тугрылыклы, илһамланып  иҗат итүче кино тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын чын йөрәктән бәйрәм белән котлыйм, нык сәламәтлек, иминлек, яңа иҗади казанышлар телим.   

Татарстан Республикасы

мәдәният министры                                                       А.М. Сибагатуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International