"Турецкий Хоры" казанлыларны Җыр бәйрәменә чакыра

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

28 августта  Республика Көне алдыннан «Казан Арена» стадионы каршындагы сәхнәдә «Турецкий Хоры» коллективының  25 еллык юбилеена багышланган киң колачлы мәдәни-күңел ачу программасы – «Җыр бәйрәме» уздырыла. 

Проект Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Әлеге музыкаль проектның авторы  һәм арт-төркемнең җитәкчесе Михаил Турецкий сүзләренә караганда, бу концертта артистлар белән бергә яраткан җырларны ун меңләгән кеше башкарачак.

Shigabetdinov.pr@gmail.com
+7 9272 400017

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International