Кариев театры – Мөслимдә

2015 елның 25 августы, сишәмбе

Габдулла Кариев ис. Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры җәйнең соңгы көннәрен тыгыз эш  графигы белән тәмамлый. Республика көнен бәйрәм итү һәм сайлау алды компаниясе уңаеннан 17-21 августта кариевлылар Мөслим районы авыллары буенча гастрольләрдә булды. Туйгөлде, Тугаш, Карамалы авылларында Илдар Юзеев әсәре буенча куелган “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз” спектаклен күрсәттеләр.

Авыл халкын тыгыз урып-җыю эшләре вакыты булуга карамастан, кариевлыларның музыкаль комедиясен карап ял итте. Музыкаль комедия беткәч, тамашачылар артистларга сораулар да бирделәр, көчле алкышларга күмделәр, Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International