Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен XI Казан кинофестиваленә аккредитацияләү дәвам итә

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен XI Казан кинофестиваленә аккредитацияләү дәвам итә.  

 Сентябрьнең  5 еннән 11 енә кадәр Казанда XI Халыкара мөселман кинофестивале уза.  Оештыру комитеты массакүләм мәгълүмат чараларын  аккредитацияләүнең дәвам итү турында белдерә. Аккредитация алдан бирелгән (1 сентябрьгә кадәр) гариза нигезендә уздырыла: анда журналистның нинди басмадан җибәрелүе, фамилиясе, исеме, атасының исеме, шулай ук аның белән элемтәгә керү өчен мәгълүматлар күрсәтелә (телефон номеры һәм эл. почта адресы). Гариза редакция бланкында тутырыла, аңа баш мөхәррир кул куя.

shigabetdinov.pr@gmail.com  89372850121.

 http://kazan-mfmk.com.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International