Бүген мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Башкортостан Республикасы язучылары белән очрашты. Анда әдәбият елында бергәләп башкарыласы эшләр планы, республикаларның мәдәният өлкәсендәге уртак проектлары турында фикер алышу булды.
Республикабызга Башкортостан кунаклары Татарстан Республикасы Язучылар берлеге чакыруы белән Т.Миңнуллин юбилеена багышланган чаралар уңаеннан килде. Иртәгә алар Кама Тамагында әдипкә бюст ачу тантанасында катнашачаклар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте