Шөгердә нефть музее ачылды

2015 елның 24 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районының Шөгер авылында яңа нефть музеен ачу тантанасында катнашты. Быел «Лениногорскнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе  төзелүгә 70 ел тулды.  

Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, «Татнефть» ҖАҖ генераль директоры Наил Мәганов, нефть тармагы ветераннары һәм башкалар катнашты.

Аңа кадәр Рөстәм Миңнеханов Шөгер авылында №1 скважина монументы янында нефтьче ветераннар белән очрашкан иде. Монда Татарстан нефтен табучыларга стелла ачу тантанасы булды.

Яңа нефть музее 1877 елда нигез салынган Шөгер нефть-битум заводы урынында урнашкан. 1941 елда завод оборона тармагын тәэмин итүгә эшләгән, хәрби техниканың аккумулятор батареялары өчен продукция чыгарган. 2 елдан соң бу завод башта технологик һәм энергетик җайланмалар өчен, ә соңрак инде  чимал буларак та нефть чыгара башлаган.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Шөгер нефть-битум заводының ил өчен әһәмияте бик зур булган. «Безнең өчен бу традицияләрне саклап калу мөһим. Болар бар да туристлар өчен бик кызыклы. Монда иң мөһиме нефть тармагы ветераннры турындагы истәлек кенә түгел, нефтьче һөнәренә балаларның да игътибарын юнәлтү», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы «Татнефть» компаниясе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм нефть сәнәгате Татарстан Республикасында әйдәүче тармак булып кала, дип басым ясап әйтте.

Аннары Рөстәм Миңнеханов музей комплексын карап чыкты.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы элеккеге операторлар бүлмәсендә урнашкан завод тарихы музеенда да булды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International