Каһарманнар даны мәңгелек…

2015 елның 23 августы, якшәмбе

21 августта Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәбият музей-тыюлыгының Шәһәр тарихы музеенда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең истәлеген яд итүгә багышланган  «Каһарманнар даны мәңгелек» дигән хәтер көне булып узды. Кичәне Чистай музейчылары Казандагы М.Җәлил музей-фатиры һәм С.Сәйдәшев музее хезмәткәрләре белән бергәләп оештырган. Бу көнне тамашачыларга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» күрсәтелде. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International