29 августта Казанда «Мәдәни бизәкләр» республика этноконфессиональ фестивале узачак

2015 елның 23 августы, якшәмбе

29 августта Казанда  «Мәдәни бизәкләр» дигән беренче республика этномәдәни фестивале уза. Ул Татарстан Республикасы  Көненә багышланган. 

Фестивальнең максаты – Татарстанда яшәүче халыкларның бай мәдәни  хәзинәсе, республикада каршылыксыз көн күрүче конфессияләр белән культурология ягыннан таныштыру.   

Фестиваль Кремль астындагы Казанка ярында уздырыла. Интерактив мәйданчыклар, осталык дәресләре, халык һөнәрчелеге эшләнмәләреннән төзелгән күргәзмәләр оештыру каралган. «Мәдәниятнең бер өлеше буларак дин» күргәзмәсе эшләячәк. Концерт программасында һөнәри һәм үзешчән коллективлар чыгыш ясаячак. Сәгать көндезге 12дә башлана. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International