Болгар шәһәрендә икенче тапкыр студентлар археология отрядлары һәм иреклеләр хәрәкәте вәкилләре җыены уза. Татарстан Республикасы Яшьләр мәдәни үзәге, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе оештырган бу чарада студент-археологлар, туган якны өйрәнүче яшь галимнәр, фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, музей хезмәткәрләре катнаша.