Җиңү көнендә Татарстан Республикасының джаз-оркестры Югары Ослан һәм Зеленодольск районнары ветераннары алдында чыгыш ясаячак

2015 елның 8 мае, җомга

Җиңү көнендә Татарстан Республикасының джаз-оркестры Югары Ослан һәм Зеленодольск районнары ветераннары алдында чыгыш ясаячак. 

Иртәнге сәгать тугызда оркестр Югары Осландагы һәлак булган сугышчыларга һәйкәл янында, ә кичке сәгать биштә  Зеленодольскиның «Авангард» мәдәният паркында А.Цфасман, А.Варламов, Г. Миллер, Д.Гарланд, А. Монасыйпов,  М.Блантер музыкасын,  Л.Әхмәтова, М.Карпова, М.Николаев оркестрга кушылып сугыш чоры җырларын башкарачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International