13 майда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында унбишенче музей-күргәзмә объекты – Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Хәтер музее ачыла.
СССРның меңләгән тыл шәһәрләреннән берсе буларак Алабуга мисалында музей экспонатлары халыкның Бөек Ватан сугышы фронтларында дошманга каршы көрәшкә керткән бәяләп бетергесез зур өлеше турында сөйли.
Экспозициядә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондларында сакланучы, шулай ук шәһәр кешеләре тарафыннан шәхси архивларыннан музейга бүләк ителгән, сугыш чоры вакыйгалары турында бәян итүче уникаль әйберләр куелган. Бу – сугыш вакытында чыгарылган газеталар, хатлар, документлар, фотосурәтләр, орден-медальләр, корал һәм сугыш кирәк-яраклары (снарядлар каска, винтовкалар һ.б.), шулай ук Алабуганың һәм анда эвакуацияләнгән предприятиеләрнең продукция үрнәкләре.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте