Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры Кырым Республикасына гастрольләр белән бара. Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Нигез ташлары” спектакле, беренче чирратта, шул якларда хезмәт итүче солдатлар өчен куела.
Әлеге театр коллективы ил буенча Россия Кораллы көчләре һәм РФ Хәрби-диңгез флотының татарстанлылар хезмәт иткән хәрби частьларына 2014 елдан башлап спектакльләр белән сәфәр йөри, мундир кигән якташ егетләр белән очрашып аралаша. Шул рәвешле, Үзәк хәрби округ штабы башлыгының былтыр августта чыгарылган әмере белән "Нигез ташлары" спектаклен Свердловск өлкәсе, Екатеринбург, Оренбург, Йошкар-Ола, Самара, Ульяновск шәһәрләрендәге хәрби частьлардагы солдатлар һәм офицерлар тамаша кылды.
"Театр - Ватанны саклаучыларга" хәрби-патриотик проекты кысаларындагы алдагы гастрольләрдә спектакль 14 майда Симферопольның Кырым татарлары йортында,15-17 майда Севастопольның Яшь тамашачы театрында һәм Кара диңгез флоты Мәдәният сараенда,18 майда Бакчасарай шәһәрендә хәрбиләргә күрсәтеләчәк.