К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Эх, алмагачлары!» спектакленең премьерасы була

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

5, 6, 27 май көннәрендә 18.30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган «Эх, алмагачлары спектакленең премьерасы була.

Яз килде. Бакчалар чәчәккә күмелде. Ә «Алмагач иле» авылында яңа клуб ачыла. Зур кунакларның да килүе көтелә!!! Шунлыктан барлык авыл халкы шау- гөр килеп, тантаналы чарага әзерләнә. Бәхәсләшәләр, ярышалар һәм «Эх, алмагачлары!..», дип җырлыйлар, бииләр…Бу спектакль бик күп юмор, кешелеклелек, яхшылык белән сугарылган, ул кәефне күтәрә һәм күңелләрдә уңай тәэсирләр калдыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International