5 майда Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрында Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган «Күзләреңнән үбеп» дигән спектакль күрсәтелә. Ул Р.Харис пьесасы буенча куелган. Сәхнә әсәрен автор герой шагыйрь Фатыйх Кәримнең хатыны Кадриягә язган хатларына нигезләнеп иҗат иткән.
1938 ел. Ак диңгез. Караңгы төн. Репрессияләнгән тоткыннарны баржага төяп диңгезгә алып чыгалар да ут төртәләр. Алар арасында шагыйрь Фатыйх Кәрим дә бар. Бары ул һәм тагын бер кеше генә әлеге “үлем көймәсе”ннән исән чыга. Конвоир шагыйрьне атып үтермәкче була, әмма өлгерми кала - аның эше кабаттан каралуы турында кәгазь килеп ирешә. Фатыйх Кәримне аклыйлар һәм 1942 елның гыйнварында фронтка җибәрәләр. Шагыйрь аннан кызларына, хатынына сөю хисләре тулы хатлар яза. Аларның һәрберсе “Күзләреңнән үбеп” дигән сүзләр белән тәмамлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте