Рөстәм Миңнеханов Болгарда яңа кунакханә төзү туристлар санын арттырачак дип белдерде

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

«Бүген Болгарда, яңа кунакханә комплексы төзелеше башлану уңаеннан, тантаналы чара уздырылды. Чарада ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Мәганов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев катнашты.

Яңа объект, тарихи территориядән тыш, аның Көнчыгыш ягында Идел елгасы буенда урнашачак. Бу территориядә мунча комплексы белән 300 урынга исәпләнгән кунакханә, велосипед юллары һәм ачык балалар мәйданчыгы, ике теннис корты, мини-футбол һәм баскетбол уеннары өчен универсаль спорт мәйданчыгы төзеләчәк, 220 машина урыны булдырылачак.

Тантаналы чарада чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, “Яңарыш” фондының 5 еллык эшчәнлеге дәвамында борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге яңа статуска лаек булдылар һәм Татарстанның төп истәлекле урыннарына әйләнде. Бу арада республиканың изге урыннарына туристлар агымы 3 мәртәбә артты. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Зөя утрау-шәһәрлеге Казан янында, бөтен кирәкле инфраструктуралар булган җирдә урнашса, Болгарда вазгыять катлаулырак. Яңа кунакханә комплексын төзү борынгы шәһәрлекне республика кунакларына тагын да кызыклырак итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов өстәп әйткәнчә, Татарстан һәйкәлләрен торгызу өлкәсендә бик зур эш Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашында һәм Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән башкарыла.

Яңа проект инвесторлары – Татарстанның нефть өлкәсендәге компанияләре булды. Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белдергәнчә, кунакханә комплексы архитектура осталыгының үрнәге булачак. Биредә төрле рәсми һәм тантаналы чаралар уздыру планлаштырыла. Бу максатта конференцияләр залы төзеләчәк.

 Рөстәм Миңнеханов башка инвесторларга да әлеге проектта катнашырга тәкъдим итте. Ул кунакханә комплексы территориясендә балаларга уеннар зонасы һәм спорт мәйданчыгын төзү турында да искәртте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев борынгы Болгар шәһәренең ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе Татарстаннан зур җаваплылык таләп итә дип әйтте. Аның сүзләренчә, мөселманнар өчен изге урынга бөтен дөньядан кешеләр килә. Әмма бер көндә бөтен истәлекле урыннарны күрү мөмкин түгел. Шуңа күрә кунакханә комплексына ихтыяҗ бар.

Киң күләмле проектны гамәлгә ашыру ил өчен катлаулы вакытта башлана, дип искәртте Минтимер Шәймиев. Шулай да, аның фикеренчә, кунакханә ике елда төзелеп бетәчәк. “Якын арада без бөтенебез дә әлеге комплексны ачуда катнашырбыз дип өметләнәм”, - диде ул.

 

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе хәбәр иткәнчә, кунакханә комплексы Ак пулатка охшатып төзелә. Ул Болгар дәүләтенең Алтын Урда чорында зур җәмәгать мунчасы булган.

 Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Борынгы Болгар символ-тамгалары булган истәлекле таш куюда катнаштылар. Рөстәм Миңнеханов иминлек һәм муллыкны символлаштыручы "тәңкәләр" урнаштырды, ә ТР Дәүләт Киңәшчесе истәлекле ташка акыллылык һәм мәңгелекне символлаштыручы “ташбака” тамгасын беркетте.

Татар-информ» МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International