Җәмәгать транспортында йөрүче әлмәтлеләр Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы оештырган гадәти булмаган акция шаһитлары булды. Артистлар транспорт салонын сәхнәгә әйләндереп, шигырь укыдылар. Кемнәрдер бу хәлгә гаҗәпләнде, кемнәрдер шатланды, кайберләре күрмәмешкә салышты, ә кайберләре ... тавышсыз гына елады. Мондый үзенчәлекле идеяне театрның баш режиссеры Гүзәл Акбирдина тәкъдим иткән. «Шагыйрь сүзе» дип аталган акция бу юлы Г. Тукайның туган көненә багышланган иде. Киләсе чара – 6 майда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына атап үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте