Иртәгә, 28 апрель көнне сәгать 14.00 дә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 1-5 июньдә Казанда үтәчәк төрки халыкларының “Нәүрүз” XII Халыкара театр фестивале программасын тәкъдим итү чарасы була. Анда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының һәм фестивальнең директоры Илфир Якупов, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, фестивальнең тәнкыйтьчеләр коллегиясе әгъзасы Нияз Игъламов катнаша.
Фестиваль кысаларында Казан шәһәренең барлык театраль мәйданнарында бөтен дөнья төрки халыкларының (Татарстан, Әзербайҗан, Алтай, Дагстан, Казакъстан, Кырым, Тыва, Хакасия һәм Саха (Якутия) иң яхшы спектакльләре тамашачы хозурына тәкъдим ителә.
Чараны оештыручылар быелгы фестиваль программасының башка еллардан шактый аерылып торуын ассызыклый. Беренчедән, ул беренче тапкыр төрки халыклар яшәгән бер төбәкнең мәдәниятенә багышлана - быелгы “Нәүрүз” Казакъстанга йөз тота. Икенчедән, фестиваль кысаларында беренче мәртәбә бөтен дөнья театр җәмәгатьчелеге өчен мөһим вакыйга – “Театр үсешенең юнәлеше: Европа-Азия” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздыру планлаштырыла. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: фестиваль бюджеты киметелү сәбәпле, XII “Нәүрүз” программасы шактый кыскартылган, әмма анда катнашучы спектакльләр җентекләп сайланылган.
“Татар-информ” МА