Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачылар театры «Көзебезнең язы» спектаклен яңартты. Спектакль "Әкият" балалар үзәгендә була.
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 5 майда 18 сәгать 30 минутта «Көзебезнең язы» (Раушан Шәриф) спектаклен күрсәтә. Спектакль "Әкият" балалар үзәге, Петербург урамы, 57 йортта (1этаж) була.
Спектакльдә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г. Кариев театрына нигез салучыларның берсе Нуриәхмәт Сафин һәм Татарстанның атказанган артисты Халидә Сөнгатуллина уйный.
Олы яшьтәге карт белән карчык чүплектә очрашып, буш шешә аркасында әрләшеп китәләр. Ләкин, яшәгән еллар үзенекен итә, сүз иярә сүз чыга, алар уртак тел табалар, чөнки икесе дә күпне күргән... Язмышлары да охшаш: сугыш афәте икесен дә сөйгәннәреннән аерган, икесе дә бүгенге көндә ялгыз калганнар.
Менә күңеле тулып ир кеше җырлап җибәрә һәм хатын күңеленә шулкадәр дә якын булган җырны ишетә. Бәгырьләрне телгәләгән бу көй ике ялгызны кабат очраштыра, алар бер-берсен таныйлар. Аларның бер-берсенә дип әзерләгән, инде менә ничә еллар саклап йөрткән бүләкләре дә бар икән. Алар шушы бүләкләрен бирешеп, матур итеп биеп-җырлап, гомер көзләренә керәләр. Дөресрәге, көзләренең язына...
Хөрмәтле журналистлар!
Аккредитация өчен телефоннар: 237-53-96, 8917 88 66 790