«Ел меценаты» бөтенроссия акциясе

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
РФ Мәдәният министрлыгы «Ел меценаты» бөтенроссия акциясе уздыру турында хәбәр итә. Аның төп максаты - мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә предприятие, учреждение һәм оешмаларның, шулай ук физик затларның хәйриячелек һәм спонсорлык эшчәнлеген җанландыру.

Акция түбәндәге юнәлешләрдә уздырыла:

- Россия Федерациясе төбәкләрендә мәдәни  инфраструктура булдыру;

- мәдәни мирас объектларын саклап калу;

- авыл мәдәниятенә ярдәм;

- милли мәдәниятне, халык иҗатын саклап калу һәм үстерү;

- талантлы балаларга ярдәм, яшьләрне Россиянең тарихи-мәдәни мирасы белән таныштыру.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International