Бүген М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Туган тел көненә багышланган тантаналы чарада катнашкан ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды.
“Сезне барыгызны да, барыбызны да Туган тел көне белән котлыйм! Киләчәктә дә үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда зур өлеш кертербез дип ышанам. Сезгә барыгызга да зур рәхмәт, - диде Татарстан лидеры тантанага җыелучыларга мөрәҗәгать итеп. - Ел да без бу премияне башка көнне тапшыра идек, быел исә яңа формада үткәрергә булдык. Дәүләт бүләкләре ияләрен чын күңелдән тәбриклим һәм бу эшне алга таба да дәвам итәчәгебезгә ышанып калам”, - диде ул.
Быел Г. Тукай премиясенә ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Келәү: шигырьләр, повесть, хикәя”, “Сәяхәтнамәләр: шигырьләр”, “К солнцу лицом” китаплары өчен Клара Булатова, Россия Рәссамнар берлегенең ТРдагы бүлеге тарафыннан тәкъдим ителгән “Казан һәм Габдулла Тукай” графика сериясе өчен Ирина Колмогорцева лаек булды. Моннан тыш, ТР Театр әһелләре берлеге тәкъдим итеп, “Алтын Урда” спектаклен иҗат иткән һәм сәнгати образлар тудырган өчен, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрыннан Рәүфәл Мөхәммәтҗанов (идея авторы, проектның сәнгать җитәкчесе), Георгий Ковтун (балетмейстер-куючы), Кристина Андреева (балерина, Җаникә ролен башкаручы), Михаил Тимаев (балет артисты, Батый хан рухы ролен башкаручы) составындагы иҗат төркеме Дәүләт премиясе алды.
“Татар-информ” МА