Истанбул шәһәрендә Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулу уңаеннан бәйрәм уздырылды. Аны оештыруда Татарстан Республикасының Төркия Республикасында тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм тагын берничә оешма катнашты.
Анда Казаннан килгән кунаклар, Төркиянең язучы-шагыйрьләре, рәсми затлар, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Шигырь бәйрәмендә Тукайның иҗади мирасы, аның татар һәм төрки халыклар теленә, мәдәниятенә һәм әдәбиятына йогынтысы турында чыгышлар сөйләнде, татар, төрек телләрендә шигырьләр, җырлар яңгырады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте