«Хәзинә»дә Владимир Поповның күргәзмәсе ачыла

2015 елның 24 апреле, җомга

25 апрельдә сәгать дүрттә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Бөек Ватан сугышы ветераны,  Россия Федерациясенең Атказанган рәссамы,   Татарстан Республикасының  Халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Владимир Поповның ретроспектив күргәзмәсе ачыла. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышлап һәм рәссамның тууына 90 яшь, иҗат эшчәнлегенә 70 ел тулу уңаеннан оештырыла. 

Күргәзмәдә рәссамның  90 әсәре (1957-2014 ) куелган. 25 апрельдән 1 июньгә кадәр эшли.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International