Төрки телле яшь язучыларның халыкара фестивале ачылды

2015 елның 24 апреле, җомга

Татарстан башкаласына төрки телле яшь язучыларның халыкара фестивале ачылды

Бүген ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында төрки телле яшь язучыларның Халыкара фестивален ачу тантанасы булды. Фестивальгә Россиянең Башкортстан, Чувашстан, Дагстан, Кабарда-Балкар, Саха (Якутия), Кырым республикаларыннан, шулай ук Төркия, Казакъcтан, Төрекмәнстаннан 35 яшькәчә булган 2 дистәләп якын язучы килде. Фестиваль исә 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Тантананы ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан ачып, катнашучыларны сәламләп, фестивальнең беренче мәртәбә оештырылуына һәм моның гаять әһәмиятле вакыйга булуына игътибарны юнәлтте. Рафис Корбан сүзләренә караганда, Советлар Союзы таркалганнан соң, элеккеге союздаш республикалар, тугандаш халыклар арасында иҗади элемтәләр өзелде. “Төрки телле яшь язучылар халыкара фестиваленең төп максаты - элемтәләрне кире торгызу, бер-беребезгә иҗатларыбызны таныту”, – дип сөйләде ул. ТР Язучылар берлеге рәисе чараның Тукай туган көненә туры китереп уздырылуының очраклы булмавын билгеләп узды, чөнки Тукай - барлык төрки халыкларның сөекле шагыйре, диде Рафис Корбан һәм Татарстанга ерак араларны якын итеп килгән өчен яшь язучыларга рәхмәт әйтте.

Кунакларны ТР Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгать бүлеге башлыгы Дилия Хәйретдинова да сәламләде. “Бу безнең өчен бик әһәмиятле, көтеп алынган фестиваль. Чара Россия төбәкләрендә, чит илләрдә көн күрүче төрки телле хезмәттәшләребез белән элемтә булдыруга юнәлтелә”, – диде ул һәм фестиваль кысаларында оештырылган секцияләрнең яшь язучылар өчен файдалы булачагына ышаныч белдерде.

Тантанада балкар шагыйре, Кабарда-Балкар Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары Абдуллаһ Бегиев чыгыш ясады. “Тик торса, тимер дә тутыга. Шуның кебек, без дә тик ятсак, бер-беребез белән күрешеп, аралашып тормасак, тугандышлык, карендәшлек хисләре юкка чыгачак”, – дип сөйләде ул һәм бу уңайдан Татарстанның төрки телле милләтләрне берләштерә торган мәдәни арадашчы булуын ассызыклады.

Казакъстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Галим Җайлыбай төрки халыклар өчен Тукай теленең уртак булуына игътибарны юнәлтте.

Фестивальне ачу тантанасыннан соң, катнашучылар секцияләргә таралышты. Проза һәм драматургия секциясен Нәбирә Гыйматдинова, Халисә Ширмән, Рифат Сверигин, Рөстәм Галиуллин, Николай Сорокин, Евгений Турхан, шигърият секциясен Марсель Галиев, Галим Җайлыбай, Юрий Семендер, Луиза Янсуар алып барды. Остаханәләрдә төрки әдәбиятларының үзара бәйләнеше, иҗади аралашу, тәрҗемә мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Иртәгә секцияләрдә эш дәвам иттереләчәк. Шулай ук фестивальдә катнашучылар М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Әдәбият елына багышлап үткәреләчәк тантанада булып, кичен анда “Шагыйрь мәхәббәте” операсын тамаша кылачак.

26 апрель Тукай һәйкәленә чәчәк салудан башлана. Бу көнне фестиваль кунаклары опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле янында шигърият бәйрәмендә чыгыш ясар дип көтелә.

Программада Казанның истәлекле урыннары белән танышу, 27 апрельдә Арча районына сәяхәт кылу каралган.

“Татар-информ” МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International