Бүген сәгать кичке 6да Казан консерваториясенеңОрган залында Эльмир Низамовның ачык лекциясе була. Ул академик музыкага карашлары һәм заманча этапта аның үсеше турында фикерләре белән уртаклашачак. Лекциягә керү - бушлай.
Эльмир Низамов киң җәмәгатьчелеккә “Кара пулат” операсы авторы, “Атлар чаба” җыры авторы, “Хуҗа Насретдин” спектакле музыкасы авторы, “Алтын Казан” мюзиклы авторы һ.б. буларак таныш.
«Калеб-ликбез» проекты кысаларында Казан дәүләт консерваториясенең 70 еллыгына багышланган мастер-класслар сериясе Эльмир Низамов катнашындагы очрашу белән тәмамлана, дип белдерделәр оештыручылар.