IV Халыкара Хлебников фестивале ЛАДОМИР Татарстанда шагыйрьнең тууына 130 ел тулуга багышлап уздырылды

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

IV Халыкара Хлебников фестивале ЛАДОМИР  Татарстанда күренекле шагыйрь, әдәби тел реформаторы, рус футуризмы һәм авангард сәнгате теоретикларыннан берсе, В.Маяковскийның «остазы» Велимир Хлебниковның 130 еллыгына багышлап уздырылды. Бу фестиваль республикада танылып өлгерде инде, ул Россиянең әдәби вакыйгалар календаренә дә кертелде.  

Фестивальне «КАНӘФЕР» фонды Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы ярдәме белән  гамәлгә куйды һәм оештырды. 

Фестивальдә халыкара һәм Россия күләмендә уздырыла торган конкурслар лауреатлары, Татарстан шагыйрьләре катнашты.

7 960 047 16 12

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International