26 апрельдә Казанда яшь буын кларнетчыларының иң осталарыннан берсе Артур Назиуллин белән иҗади очрашу һәм аның катнашында осталык дәресе уздырыла. Очрашу Казан консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбендә оештырыла.
Хөрмәтле журналистлар! 26 апрельдә көндезге сәгать уникедән өчкә кадәр Казан консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбендә Артур Назиуллин осталык дәресе уздыра. Сезне әлеге чарада катнашырга чакырабыз.
264-73-98, prtatar@yandex.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте