Венера Ганиеваның юбилей кичәсе

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

Иртәгә, 22 апрель көнне сәгать 18.00 дә, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиеваның “Мәңгелек мәхәббәт көйләре...” дип аталган юбилей кичәсе була.

Концерт программасында Дж.Вердиның “Риголетто”, “Травиата” операсыннан арияләр, дуэтлар, “Башмагым”, “Шагыйрь мәхәббәте” татар операларыннан өзекләр тыңларга, шулай ук, Г.Доницетти “Любовный напиток” опресыннан дуэтлар ишетергә, “Шүрәле” балетының кайбер фрагментларын күрергә мөмкин булачак. Концертта “Cats” мюзиклыннан арияләр һәм неаполитан җырлары да яңгыраячак, диелә театр сайтында.

Бәйрәм чарасында Мария театрыннан Әхмәд Агади, Е.Колобов исемендәге Мәскәү Яңа опера театрыннан Алексей Татаринцев, Венера Ганиеваның хезмәттәшләре Венера Протасова, Гөлнора Гатина, Филүс Каһиров катнашыр дип көтелә. Моннан тыш, сәхнәдә опера һәм балет театрының оркестр, хор, балет артистлары чыгышларын мөмкин булачак. Дирижер – Ренат Салаватов (М. Җәлил исемендәге театр).

“Татар-информ” МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International