45 нче китапханәдәге «Әйберләрдә – Савиново сюжетлары» крайны өйрәнү музеенда «Чәчәккә күмелгән Җиңү» күргәзмәсе ачыла

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

21 апрельдә кичке сәгать дүрттә 45 нче китапханәдәге «Әйберләрдә – Савиново сюжетлары» крайны өйрәнү музеенда «Чәчәккә күмелгән Җиңү» күргәзмәсе ачыла. Бу үзенчәлекле күргәзмәдә БДБ Рәссамнар берлегенең Казан бүлекчәсе әгъзалары эшләре белән бергә мәктәп укучылары рәсемнәре куелачак. Картиналар сугыш тематикасына багышланган.    

 Күргәзмә һәм уникаль музей белән 22 июньгә кадәр танышырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International