«Русларның XVIII – XIX гасырлар баш киемнәре Татарстан Республикасы Милли музее тупланмасында» күргәзмәсе ачыла

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

23 апрельдә  «Татарстанда музей язы-2015» музейара акциясе кысаларында «Свияжск утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеенда «Русларның XVIII – XIX гасырлар баш киемнәре Татарстан Республикасы Милли музее тупланмасында» күргәзмәсе ачыла.

Музей тупланмасындагы рус хатын-кызлары баш киемнәренең күбесен казанлы Василий Заусайлов җыйган. Алар арасында бик борынгы баш киемнәре: кокошник, сборник, повойник, сорока, кичка, кика һ.б. бар. Бәйрәмнәрдә киелә торган баш киемнәре гадәттә атлас, бәрхет, парча кебек затлы тукымалардан тегелгән, алтын җепләр, сәйлән, энҗе белән бизәлгән.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International