Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм «Смена» хәзерге заман мәдәнияте үзәгендә «Театраль лекторий» дигән уртак проект дәвам итә.
29 апрельдә кичке сәгать алтыда «Смена»да «Театрда ниләр рөхсәт ителә һәм ниләр тыела» темасына моназара уздырыла. Анда театр тәнкыйтьчесе, Камал театрының әдәби бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов һәм мөселман дин эшлеклесе, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рөстәм Батров катнаша.
Театрда нинди чикләрне атлап чыгарга ярамый? Сәнгатьтә чикләр булырга тиешме? Нияз Игъламов белән Рөстәм Батров бу мәсьәләләр буенча ачыктан-ачык фикер алышырга чакыра.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте