21 – 26 апрельдә Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында «Шәфкатьлелек атнасы» оештырыла. Бу көннәрдә халыкның социаль яктан якланмаган катлам вәкилләре музейларга бушлай йөри ала. Алар өчен махсус программа әзерләнгән, экспозицияләр, шәһәр буйлап түләүсез экскурсияләр, интерактив лекцияләр, махсус дәресләр, кызыклы кешеләр белән очрашулар, үзешчәннәр концертлары оештырыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте