Владимир Спиваков Казанда матбугат конференциясе уздыра

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

20 апрельдә ДЗКЗ да кичке сәгать биштә  Владимир Спиваков матбугат конференциясе уздыра, шуннан соң Казанда беренче тапкыр оештырыла торган  «Владимир Спиваков кунакка чакыра...» фестиваленең беренче концерты була. Фестиваль ике көн дәвам итә.  ДЗКЗ сәхнәсендә  Владимир Спиваков җитәкчелегендәге Россия милли филармония оркестры чыгыш ясаячак. 20 апрельдәге концертта яшь скрипачы, Чайковский исемендәге конкурс лауреаты Сергей Догадин катнаша,  21 апрельдә оркестрга кушылып Татарстанның халык артисты  Альбина Шаһиморатова җырлый.

http://www.gbkz-rt.ru/

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International