«Мир» кинотеатрында «Швед дивары» фестивале ачылды. Ул Татарстан Республикасында Швеция көннәрен уздыру уңаеннан үткәрелә.
Тамашачылар алдында Швециянең Россия Федерациясендәге илчесе урынбасары Мортен Франкбю чыгыш ясады. Ул татарстанлыларга кунакчыллыклары өчен рәхмәт әйтте, зал тутырып килгән тамашачыларга фестиваль көннәрендә Швеция сәнгатенә шундый зур игътибарны күреп сөенеч хисләре кичерүе турында җиткерде.
Фестивальнең беренче көнендә режиссер Лиза Джеймс Ларссонның «Эго» фильмы күрсәтелде. Зал тулы иде, урын җитмәгән кешеләр хәтта баскычларда утырды.
«Швед дивары» 22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте