18 һәм 19 апрельдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы «Ладомир» дүртенче халыкара Хлебников фестивалендә катнашучыларны каршылый. Шагыйрьләрдән бер төркем Казанда иҗади очрашулар уздырганнан соң Алабугага киләчәк.
18 апрельдә сәгать унбердә КФУның Алабуга институтында шигърият бәйрәме узачак. Анда Азәрбайҗан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Чаллы һәм Алабуга шагыйрьләре катнашачак.
Шушы ук көнне кичке алтынчы яртыда Алабуга балалар йортында шигърият кичәсе оештырырга ниятләнә.
19 апрельдә көндезге сәгать икедә Алабуга музей-тыюлыгының Көмеш чор китапханәсендә шагыйрь , профессор, рус авангард шагыйрьләре иҗатын өйрәнүче Юрий Орлицкий (Мәскәү) белән очрашу була.
Программада шулай ук Хлебников фестивалендә катнашучыларның чыгышлары каралаган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте