Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннарны саклау көне уңаеннан тантаналы чаралар 16 апрельдә үк башланды. Бүген Казан Кремле музей-тыюлыгында «Туристлык-рекреация өлкәсен үстерү мөмкинлеге буларак тарихи-мәдәни мирас» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Россиянең төрле шәһәрләреннән, Германиядән килгән белгечләр мәдәни-тарихи мирасны саклап калу һәм популярлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Әлеге гыйльми җыен Казан Кремленең ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүенең 15 еллыгына багышланган иде, шуңа күрә чыгыш ясаучылар күбрәк шушы тарихи һәйкәл, аның үзенчәлеге, ЮНЕСКО исемлегенә кертү барышында башкарылган эш-гамәлләр, киләчәктәге үсеш концепциясе турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте