15 апрельдә Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә даими эшләп килүче әдәби кунакханәдә Петрозаводскидан сукыр шагыйрь Леонид Авксентьев белән «Төшләр кая юл ала?» дип аталган укучылар скайп-конференциясе уздырылды.
Леонид Авксентьев – танылган карел шагыйре һәм прозаигы. Аның иҗаты поэзия сөючеләргә яхшы таныш.
Конференциядә катнашучылар шагыйрьнең иҗаты, тәрҗемәи хәле белән таныштылар, ул үзенең шигырьләрен укыды, сорауларга җавап бирде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте