20 – 24 апрельдә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Г.Тукай исемендәге Бишенче бөтенроссия сәнгатьле укучылар конкурсының йомгаклау турлары узачак.
Конкурсның темасы итеп Разил Вәлиевнең «Сез кайсы халыктан?» - дисәләр, Батырлар исемен атадым» дигән канатлы сүзләре алынган. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Конкурска катнашырга теләүчеләрдән Татарстан Республикасыннан гына түгел, бәлки Россиянең төрле төбәкләреннән дә 250 гариза килде.
Алар арасында 7 яшьлек балалардан алып, мәктәп һәм училище укучылары, югары уку йортлары студентлары бар. Конкурс 24 апрельдә М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында йомгаклау концерты белән тәмамланачак.
89033427359 std.tatar@yandex.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте