ХЕЗМӘТ КЕШЕСЕ кино һәм интернет-проектлар фестивале Чиләбедә уздырыла

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасыннан 8 автор Беренче ХЕЗМӘТ КЕШЕСЕ кино һәм интернет-проектлар  фестивалендә катнашачак. Ул апрель уртасында Чиләбе шәһәрендә узачак. Татарстан Республикасыннан фестивальдә  Илдар Ягафаров («Я-продакшн» киностудиясе ҖЧҖ), Анастасия Хөсәенова («ИМАНФИЛЬМ» продюсерлык үзәге), Лия Гыйльметдинова («Безнең Яшьләр» киностудиясе), Марат  Бәдретдинов («Татнефть» ААҖ телестудиясе), Нурия Вәлиева («Татнефть» ААҖ, студия - «Мастер» компанияләр төркеме) чыгыш ясаячак.

www.trudfest.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International