9 –10 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры Пермь филармониясенең концерт залында «Симфония кичәләре» абонементы кысаларында ике концерт бирергә җыена.
Концерт программасында чит ил композиторларының танылган әсәрләре яңгыраячак. Әлеге программа белән оркестрның Россия шәһәрләрендә язгы күчмә концертлар күрсәтүе тәмамлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте