Татарстан кунаклары Ингушетия Республикасының Хәтер һәм дан мемориалындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанның иҗади һәм фәнни делегациясе вәкилләре Ингушетия Республикасының Хәтер һәм дан мемориалындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар. Татарстан делегациясен Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев җитәкчелек итте. Кунакларны ИР мәдәният министры Марет Газдиева алып йөрде.  

Бүген Ингушетия Республикасының Дж. Яндиев исемендәге милли китапханәсе уку залында Татарстанның һәм Ингушетиянең мәдәният хезмәткәрләре һәм фән эшлеклеләре катнашында иҗади очрашу була.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International